Россия Президенты Владимир Путин Казанга килгән инде. Бүген биредә БРИКС саммиты башлана. Бу хакта ТАССка дәүләт башлыгы матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итте.
«Президент Казанда инде», – диде Песков.
БРИКС саммиты 24 октябрьгә кадәр дәвам итә. Анда 30дан артык дәүләт вәкилләре катнаша. Россия лидеры саммит кысаларында дәүләт башлыклары белән ике яклы очрашулар уздыра.









