Иртәнге чыгарылыш
Бүген Казанда БРИКС саммиты башлана.
Россия һәм Кытай арасындагы мөнәсәбәтләрне югары дәрәҗәдә үстерү төбәк дәрәҗәсендәге элемтәләрне киңәйтү өчен көчле этәргеч бирде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кытай агентлыгына шул хакта сөйләде.
Казанда куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен чикләүләр кертелә. Игътибарлы булыгыз!
Көндезге чыгарылыш
Казанда БРИКС саммиты башлана. Бүген саммитның дәүләтләре делегацияләре башлыкларының очрашу чарасы була. Иртәгә, 23 октябрьдә, XVI БРИКС саммитының тар һәм киңәйтелгән составтагы утырышлары уза.
Саммитның өченче көнендә «аутрич»/«БРИКС плюс» форматындагы пленар утырышлар була.
Башкалага дәрәҗәле кунаклар килүе дәвам итә.
Татарстан Дәүләт Советында «БРИКС берләшмәсе дәүләтләре башлыкларының Казанда очрашуы» маркасына мөһер сугу тантанасы булды.
Кичке чыгарылышлар
Казанда 16нчы Брикс Саммиты чаралары башланды.
Бүген Россия Президенты Казанда БРИКС банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты.
Владимир Путин Казан Кремлендә Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән фикер алышты.
Саммит чараларында катнашу өчен кунаклар килүе дәвам итә.
«Казан Экспо»да БРИКС 2024 саммиты матбугат үзәге эшли башлады.
Казанда 16нчы Брикс Саммиты чаралары башланды.
Бүген Россия Президенты Казанда БРИКС банкы башлыгы Дилма Руссефф белән очрашты. Владимир Путин Казан Кремлендә Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди белән фикер алышты.
Саммит чараларында катнашу өчен кунаклар килүе дәвам итә.