Казанда дөньякүләм Брикс саммиты уза. Бүген икенче көн. Саммитка бөтен дөньядан 20мең кунак килде. БРИКС — ул 2006нче елда нигезләнгән дәүләтләр берләшмәсе.
Аның исеме берләшүгә кергән илләрнең беренче хәрефләреннән башлана — бу Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка. Соңрак аларга Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Иран, Мисыр һәм Эфиопия кушыла.
Форум утырышларында БРИКС илләре лидерлары глобаль һәм төбәкләрдәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша, хезмәттәшлекнең өч юнәлеше буенча, ягъни сәясәт һәм куркынычсызлык, икътисад һәм финанс, мәдәни-гумманитар элемтәләр өлкәләрендә фикер алыша. Саммит кысаларында «дәүләт-партнерлар» категориясен берләштерү өчен планлаштырыла торган яңа оешма аша БРИКСны киңәйтү мөмкинлеге проблемасы аерым игътибар ала. Бүген саммитның икенче көнендә эшлекле киңәшмәләр дәвам итә. Россия Президентының берничә дәүләт башлыклары белән очрашуы планлаштырыла.









