Форум барышында Владимир Путинның ике яклы һәм күпкырлы очрашулары уздыра. Бүген Иран, Төркия президенты, Эфиопия премьеры белән очрашулар планлаштырыла. Ә Яңа үсеш банкы башлыгы ДИлма РоуссЕфф белән Владимир Путин очрашу үткәрде инде.
Шулай ук Һиндстан премьер-министры НарЕндра МОди, Көньяк Африка Республикасы президенты СИрил РамафОса белән очрашу узды.
Шулай ук Кытай халык республикасы рәисе Си Цзиньпин белән сөйләшүләр узды, билгеле булганча, дәүләт башлыгының Татарстан башкаласында БРИКС саммитында катнашучы барлык дәүләтләрнең лидерлары белән ике яклы очрашулары уза. Киләсе ике көндә мөһим темаларга кагылышлы утырышлар дәвам итә.









