Хөрмәтле радиотыңлаучылар, сез инде ишеткәнсездер кадерле хезмәттәшебез, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинова 21 нче октябрь көнне арабыздан мәңгелеккә китеп барды.
Танылган шагыйрә, прозаик, талантлы рәссам, балаларыбыз һәм яәүсмерләр күңеленә игелек орлыклары салган радиожыурналист булуы белән беррәттән, ул тыңлаучыларыбызга популяр җырлар авторы буларак та билгеле.
Иртәнге музыкаль программабызның бүгенге чыгарылышын без Дания Гайнетдинова шигырьләренә язылган җырлардан төзедек.