Иртәнге чыгарылыш.
Казанда 16нчы БРИКС Саммиты чаралары старт алды.
Россия Президенты Казанда күпсанлы очрашулар үткәрә башлады.
Кич белән БРИКСта катнашучы илләр саммитын ачу тантанасы булды.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Казанда 16нчы БРИКС саммиты эшен дәвам итә. Саммит чараларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук БРИКС составына керүче һәм кайбер башка чит илләр җитәкчеләре катнаша.
Россия белән Украина арасындагы низаг тыныч юл белән хәл ителергә тиеш, Һиндстан моңа мөмкин булган ярдәмне күрсәтергә әзер, дип белдерде Һиндстан премьер-министры Нарендра Моди Казандагы БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда.
Берләшкән милләтләр оешмасы генераль секретары Антониу Гутерриш шулай ук бүген иртәнге якта Казанга БРИКС саммитында катнашу өчен килде. Антониу Гутерриш Россия Президенты Владимир Путин белән очраша, анда Украина белән низагны хәл итү мәсьәләсе дә күтәреләчәк.
Кичке чыгарылышлар
Бүген Казанда 16нчы БРИКС саммиты эшен дәвам итә. Саммит чараларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук БРИКС составына керүче һәм кайбер башка чит илләр җитәкчеләре катнаша. «Россия БРИКСта рәислек иткән вакытта хезмәттәшлекнең өч төп юнәлеше буенча эшләде»,— белдерде Владимир Путин саммитның тар составындагы утырышында.
БРИКС саммитында Россия Президенты Владимир Путин һәм Мисыр Президенты Габделфәттах Сиси очрашты. Россия делегациясе составында очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанга БРИКС саммиты чараларында катнашу өчен Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Лукашенко Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чакыруы буенча «БРИКС плюс»форматындагы утырышларда катнаша.
Бүген Казанда 16нчы БРИКС саммиты эшен дәвам итә. Саммит чараларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, шулай ук БРИКС составына керүче һәм кайбер башка чит илләр җитәкчеләре катнаша. «Россия БРИКСта рәислек иткән вакытта хезмәттәшлекнең өч төп юнәлеше буенча эшләде»,— белдерде Владимир Путин саммитның тар составындагы утырышында.
Россия Президенты Владимир Путин берләшмәгә кергән илләрнең милли икътисадларына ярдәм итү өчен БРИКС инвестиция платформасын булдырырга тәкъдим итте. Россия җитәкчесенең белдерүе «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә уза торган киңәйтелгән составтагы БРИКС саммиты утырышында яңгырады.
Россия Президенты Владимир Путин шулай ук ясалма акыл өлкәсендә БРИКС дәүләтләре альянсын төзергә тәкъдим итте.