Бүген “Яшьлек аланында” республикабызда популярлык яулап килүче яшь коллектиларның берсе – “Кадим Әлмәт” этник музыка ансамбле.
Безнең яшьәр халык көйләрен борынгы моңнарны үз итми, дип зарланучыларга бер җавап булып оешкан бу коллектив. Ансамбльнең концертларында заллар шыгрым тулы һәм тамашачыларның күпчелеге яшьләр.
Күптән түгел без “Татнефть” ярдәме белән оешкан әлеге иҗат төркеменең матур эшләре, фольклор экспедицияләре, коллективта катнашучылар, халык җырларының моңын-аһәңен саклап, аранжипровка ясаулары, башкарулары, аларга ярдәм итүчеләр турында “Татарстан дулкынында” программасында җентекләп сөйләгән идек. Хәзер исә коллектив башкарган җырларны тыңларбыз. Аларга, башка халыкларга да аңлашылсын өчен, рус телендә кыскача аңлатма да биреп барыла.