Кытайдан Жень чи Татарстан журналистларын әнә шулай татар телендә сәламли. Халыкара газетаның бу санын беренче мәртәбә Казанда бастырдылар, журналистикада оператив булу мөһим! Беренче биттә Рөстәм Миңнеханов Си Цзиньпинны БРИКС саммитында каршы ала.
Матбугат үзәгендә йөзләгән журналист. Алар Мәгълүмати һәм мәдәни багланышларны ныгытучылар да!
Африка Тогосыннан килгән журналист кебек, күбесе милли киемнәрдә. Әнә Һиндстан вәкилләре – сарида! Киемнәне милли орнаментлар бизи.
Минем киемедәге бу орнаментлар-Төньяк Камерунның традицион рәсемнәре. Бу безнең мәдәни байлыгыбыз. Якты төсләре күп булганга мин аны БРИКСка кидем. Бу минем илһам чыганагы.
Турыдан — туры трансляцияләр, интервьюлар…-тәнәфес вакытында чәкчәк белән сыйланалар. Ә инде БРИКС илләре лидерлары очрашулары вакытында матбугат үзәге вакыйганы тын да алмыйча күзәтә.
Мәсәлән, Бу минутларда әлеге ишек артында БРИКС илләре лидерларының киңәйтелгән составта очрашуы уза. ул арада, матбугат үзәгендә, йөзләрчә журналист экраннарга кушыла. Хәтта төп очрашулардан соң да эш туктамый йомгаклау декларациясен дөньяның 50 дән артык теленә тәрҗемә итәргә кирәк булачак.
Диана Дасаева, Айзилә Батырханова, Ренат Сахибгареев, Вести Татарстан.









