Казанда «Бердәм язмыш хакына тәҗрибә алмашу» утырышында БРИКС илләренең эре масскүләм мәгълүмәт чаралары җитәкчеләре очрашуында БРИКС илләренең фейклар һәм антифейклар банкын төзергә тәкъдим иттеләр. Дискуссия Казан университетында узды. Шулай ук медиаконтент алмашу яки бердәм цифрлы платформа булдыру турында сөйләделәр. Күп илләр мәгълүмат кырында хезмәттәшлек итә инде, хәзер алмашуны көчәйтергә кирәк.
Казан университеты 220 ел тулу уңаеннан тарихи документлар белән гаҗәпләндерә. Алар арасында — Пекинның уникаль картасы һәм 200 ел элек безнең якташыбыз Никита Бичурин төзегән кытай теле грамматикасы.
БРИКС илләренең барлык катнашучылары белән үзара аңлашу дәрәҗәсе бик югары. Моны БРИКСның эре медиакорпорацияләре катнашында «Бердәм язмыш хакына тәҗрибә алмашу» темасына диалогы да күрсәтте.
БРИКСның бердәм цифрлы платформасында медиаконтент алмашу турында килештеләр. Бу тулаем Россия өчен дә, Татарстан өчен дә бик мөһим.
Нәтиҗәләрнең берсе — БРИКС илләре һәм тулаем оешма турында ялган күзаллаулар тудыра торган күпсанлы мәгълүматләрне бетерү, БРИКС илләренең фэйклар һәм антифейклар банкын булдыру.
Алия Галиуллина, Инна Данилова, Владимир Юрков, Татарстан яңалыклары.









