Форум утырышларында БРИКС илләре җитәкчеләре актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыша. Ил Президенты кече форматта һәм киңәлтелгән утырышлар үткәрде. Җитәкчеләрнең һәркайсы эш нәтиҗәләре буенча үз фикерен белдерде һәм борчый торган кискен һәм глобаль темаларны күтәрде. Финанс бәйсезлеге, энергетика иминлеге һәм мәдәни-гуманитар өлкәдә БРИКС илләренең үсеше. Шулай ук бу көннәрдә «Татарстанда эшләнгән» дип исемләнгән күргәзмә дәвам итә, ул БРИКС дәүләтләре башлыкларының уналтынчы саммиты кысаларында эшли.









