БРИКС саммиты Татарстан башкаласының кунакчыллыгын тагын бер кат раслады. Чит ил кунаклары Казанны күрү тәэсирләре белән хәбәрчеләребез белән дә уртаклашты.
Вьетнам телендә сәламләүчеләрнең кәефләре шәп күренә. Бу көннәрдә Казнның үзәк урамнарында чит тел сөйләме еш яңгырый.
Казанлылыарның ачык һәм дустанә каршы алуын Венесуэлладан килүчеләр дә ошаткан.
Вьетнам, Венесуэла, Кытайдан килүчеләр – Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашучыларның бик аз өлеше генә. Барысы да Казан белән соклана.
Бауман урамында йөрүче чит ил журналистларын да очратырга мөмкин, БРИКС саммитына 2 меңгә якы журналист катнаша.
Казан истәлеге буларак һәр кунак сувенир яисә чәк – чәк һәм баурсак кебек тәм-том ала. Казан Кремле ясалган сувенирлар аеруча тансык. Ә кайберләренә милли носкилар ошаган.
Бүген Брикс саммитының йомгаклау көне, димәк кунаклар өйләренә җыена. Сувенирлар, фотосурәтләр Казан турындагы тәэсирләрне кайта –кайта искә төшерер.
Азалия Котлахметова, Арина Рәхмәтуллина.Мөршидә Җиһан Татарстан яңалыклары









