Соңгы арада без “Офыклар” тапшыруында татар теле турында күбрәк сөйли башлаганга игътибар иткәнсездер. Ел азагына кадәр тагын берничә тапкыр бу темага мөрәҗәгать итәргә ниятлибез. Шуңа күрә бүген телебезне куллануны популярлаштыру, аның камиллеген саклауга багышланган тапшырулар циклын дәвам итәбез. Бу тапшыруыбыз Республикабызда дәүләт телләре турындагы закон, аның үтәлеше турында булыр.