Иртәнге чыгарылыш
Казанда БРИКС саммиты чаралары дәвам итә. Быел БРИКСтагы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы
Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу дәвам итә
БРИКС саммитының икенче көнендә тар һәм киңәйтелгән составтагы утырышлар булды
Россия Президентының рәсми очрашулары оештырылды
Бүген – БРИКС саммитының өченче көне
Көндезге чыгарылыш
Бүген Казанда 16 нчы БРИКС саммиты тәмамлана. БРИКС плюс форматында киңәйтелгән ике пленар утырыш үткәрелә. Соңыннан Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС саммиты йомгакларына багышланган матбугат конференциясе көтелә.
Казанда БРИКС саммиты утырышлары уңышлы узды. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин «Казан Экспо» үзәгендә Россия исеменнән оештырылган кабул итүдә белдерде.
Төркия Россиянең барлык төбәкләре арасында Татарстанга иң күп инвестиция керткән. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин саммитта Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган белән очрашуда белдерде. Очрашуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кичке чыгарылышлар
Бүген Казанда 16 нчы БРИКС саммиты тәмамлана. БРИКС плюс форматында киңәйтелгән пленар утырыш узды. Россия Президенты Владимир Путинның БРИКС саммиты йомгакларына багышланган матбугат конференциясе дә көтелә.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президентына «Дуслык» орденын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов белән очрашу уздырды. Ул Казанда аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнаша. Республика Рәисе, Таҗикстан җитәкчесен сәламләп, аңа Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Бген Казанда 16 нчы БРИКС саммиты тәмамлана. БРИКС плюс форматында киңәйтелгән ике пленар утырыш узды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов БРИКС саммитында Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты. Хәзерге вакытта Үзбәкстанда гамәлгә ашырыла торган уртак проектлар турында фикер алыштылар. Ике республика арасындагы хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше өчен Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан Президентына «Дуслык» орденын тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонов белән очрашу уздырды. Ул Казанда аутрич форматында БРИКС саммиты чараларында катнаша. Республика Рәисе, Таҗикстан җитәкчесен сәламләп, аңа Татарстанга игътибары өчен рәхмәт белдерде