Авылларга иман нуры иңә. Актаныш районының Яңа Җияш авылында 90 елдан соң Аллаһ йорты сафка басты. Мәчеткә шушы авылда туып, аның конкурешен кайгыртып яшәгән, хөрмәткә лаек зат, бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән Рафикъ Сахабетдиновка атап Рафикъ исеме бирелде.
Яңа Җияш авылы халкы бу көнне күптән көтеп алды. әйләнә тирәгә ямь өстәп сафка баскан аллаһ йорты әллә каян күзгә ташлана.
2023 елның җәендә авыл халкы бергә фикерләшеп шушы авылда туып үскән, 20 елга якын Чишмә хуҗалыгын җитәкләгән, бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән Рафикъ Сахабетдиновка атап мәчет төзергә дигән карарга килә. Әлеге фикерне аның туганнары бик хуплый.
2023 нче елда мәчеткә тәүге нигез ташы салына. Төзү эшләрен исә авыл халкы ярдәме белән Рафикъ аганың бертуган энесе һәм уллары башкарып чыга.
Рафикъ мәчете Актаныш районында төзелеп кулланылышка тапшырылган 57 нче мәчет. Әлеге уңайдан җирлек халкын башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Илъясов тәбрик итте. Мәчетнең халык белән һәрвакыт тулып торуын теләде.
Мәчет ачылганнан соң чарада катнашучылар тәкъбир әйтеп мәчет эченә узды. Чарада катнашучылар Рафикъ аганын каберен зиарат кылды.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Актаныш районы, Татарстан яңалыклары.









