Россия Президенты БРИКС саммитына кагылышлы күп кенә сорауларга җавап бирде.
Бөтен дөньядан ике йөзгә якын журналист матбугат конференциясендә. Тагын ике меңгә якыны Россия лидерының конференциясен матбугат үзәгеннән күзәтеп тора. Пленар утырыш аутрич форматында һәм ике яклы очрашулар. БРИКС саммиты уңышлы тәмамланды, дип йомгаклый дәүләт башлыгы. Владимир Путин тагын бер тапкыр Казанның БРИКС декларациясен кабул итүен билгеләп үтте. Анда күп полярлы тынычлык тәртибен төзү чагылыш тапкан. Шулай ук дәүләт башлыгы журналистларны сорауларына җавап бирде. Сорауларның берсе — финанс системасы катламы.









