БРИКС саммиты Казанда тәмамланды, шәһәр гадәти режимга кайта.
Татарстан башкаласында барлык чикләүләрне алдылар. Җәмәгать транспорты стандарт эш режимына кайтты, бу троллейбуслар, автобуслар, метро, шул исәптән такси, урамнарга каршеринг элетросамокатларын, велосипедларны кайтарачаклар. Казан Кремле, милли китапханә, туристлар һәм шәһәр халкы өчен ачыла, Казанда күп функцияле үзәкләр эшли башлады, штат режимына барлык поликлиникалар, ЗАГС, шәһәр Дәүләт автоинспекциясе бүлекләре күчте.









