28нче октябрьдә Казанның Рауза һәм Гаилә мәчетләрендә азан әйтү һәм Коръән уку буенча ике айлык курслар башлана.
Тыңлаучылар практик күнекмәләр, Коръән укуның үзенчәлекләрен үзләштерәчәкләр. Уку ике төркемдә 8 яшьтән -14 яшькә һәм 15 яшьтән өлкәнрәк ирләр — егетләр өчен уздырыла. Шулай ук онлайн уку мөмкинлеге дә бар. Укуны тәмамлап, имтиханны тапшырган катнашучыларга сертификатлар тапшырырга ниятлиләр һәм «Татар азаны» республика конкурсында катнашу мөмкинлеге бирелә.









