«Таң туа да, сине искә төшерә». Фәннур Сафин әсәрләреннән әдәби — музыкаль композиция.
Кадерле дуслар! Татарстан радиосы белән бергә булуыгызга рәхмәт әйтеп, бүгенге тәүге тапшыруыбызны башлап җибәрәбез. Хәзер без сезне лирик шагыйрь Фәннүр Сафин шигырьләреннән һәм аның шигырьләренә язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Шигырьләрне Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Дания Нурлы укый.