Россиянең халык артисты Ринат Таҗетдиновның якты истәлегенә багышлана.
18 октябрь көнне халкыбыз үзенең сөекле улы, талантлы актер, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм бик күп олы бүләкләр иясе – Ренат Таҗетдинов белән хушлашты. Ренат Арифҗан улы бай иҗади һәм олы тормыш мәктәбе үткән шәхес. Ул уйнаган рольләр, тудырган образлар тамашачылар, театр сөючеләр күңелендә озак сакланыр. Ренат Таҗетдиновның үзенчәлекле бай яңгырашлы тавышы – Татарстан радиосының миллионлаган тыңлаучылары хәтерендә. Ул алып барган тапшырулар, укып яздырган әдәби әсәрләр, радиоспектакльләрдәге рольләре – Татарстан радиосының алтын фондын тәшкил итә. Алар әле алга таба да татар сөйләменең моңлы, аһаңле яңгырашын күрсәтеп, төрле буын тыңлаучыларыбызның колакларын иркәләп торыр.
Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер без сезнең белән бергәләп күренекле актер Ренат Таҗетдиновның якты рухын искә алырбыз. Игътибарыгызга Татарстан радиосы фондыннан аңа багышлап 2005 елда әзерләнгән тапшыру тәкъдим итәбез. Ул язучы һәм журналист Фирдәвес Әһлиянең “Йөрәкнең соңгы кылы” китабыннан актер Ренат Таҗетдинов турында язылган “Ай тотылган төндә” повесте буенча эшләнгән. Режиссеры – Әлфинур Хисами, мөхәррире – Җәүдәт Дәрзаман. Автор текстын нәфис сүз остасы, Ренат Таҗетдиновның сәхнәдәше, курсташы Флера Хәмитова укыган. Уй, төлке, Мәхдүм, эзоп рольләрендә – тапшыруның каһарманы – Ренат Таҗетдинов. Рәхим итеп тыңлагыз.
			









