Атналык күзәтү.
Бу атна Казанны моңарчы булмаган дәрәҗәгә күтәрде дисәк тә, ялгышмабыз. БРИКС саммиты вакыйгалары узган көннәрдә башкалабыз исеме дөньяның төрле почмакларына таралды, ул бертуктаусыз төрле телләрдә эшләүче массакүләм мәгълүмат чараларында яңгырап торды. Республикабызга килгән дәрәҗәле кунакларның күбесе моңа кадәр Казан сүзен ишеткәннәре дә булмагандыр, хәзер исә алар күңелләренә шәһәребез турында якты истәлекләрне сеңдереп үз илләренә кайтып китте. Татарстан башкаласы үзенең югары дәрәҗәдә оештыру осталыгын, кунакчыллыгын, бай инфраструктурага ия булуын тагын бер кат бөтен дөньяга дәлилләп күрсәтте.
Казанда үткәрелгән БРИКС саммиты – берләшмәдә катнашучы илләр башлыкларының 16нчы очрашуы иде. Саммитта оешманың барлык әгъзаларының мәнфәгатьләренә туры килә торган бик күп икътисади мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.