Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар матбугатының дөнья матбугаты белән бер үк темаларга язган көннәрне дә күрдек, шөкер.
Ул да булса- Казанда үткән БРИКС саммиты.”Шәхри Казан” газетасы Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпи белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның фоторәсеме астына “Бер горурлык хисе яна миндә” дигән шигъри юлны баш исем итеп чыгарган. Өч көнгә дөньяның башкаласына әверелгән Казан hәм аның халкы, җитәкчесе hәм милли ризыклары турында сөйләмәгән, язмаган hәм күрсәтмәгән мәгълүмат чарасы калдымы икән. “Мондый халыкара чараны тел-теш тидермәслек итеп Казаннан башка ни Санкт-Петербург, ни Владивосток, ни Мәскәү оештыра алмаган булыр иде” дип язды “Каммерсант” газетасының Путиннан калмыйча дөнья гизүче махсус корреспонденты Андрей Колесников. Ничек горурланмыйсың ди мондый югары бәягә.
“Ватаным татарстан” газетасы да үткән атнаның иң төп вакыйгасын беренче битенә чыгарып биргән. Казанга дөньяның 36 иленнән делегацияләр(аларның 22се президентлар дәрәҗәсендә) hәм 6 халыкара оешма вәкилләренең җыелуы дөньяда барган гаделсезлеккә каршы торуны максат итеп куюдан иде. Америка кушма штатларының үзләрен дөнья көндеге итеп санавына сабырлыгы төкәнгән илләрне бергә туплап, Россия үзенең нинди кодрәткә ия икәнлеген тагын бер кат күрсәтте дип язарга мәҗбүр булды Европада чыга торган атаклы басмалар.”Кайбер илләр Берләшкән Милләтләр оешмасының генераль секретаре Антонио Гуттеришның Казанга саммитка катнашырга килүен “дөрес адым түгел” дип бәяләүчеләр дә булды” дип яза шул ук “Ватаным Татарстан” газетасы. Дәрәҗәле кунак исә Брикска керүче илләргә Җир шарында яшәүче халыкның яртысы керүен hәм моның белән санлашырга кирәклеген әйткән. Шуңа өстәп ул үзенең күптән Казанга килергә теләвен яшермәгән.Татарстанны Россиянең бай тарихлы, мөhим hәм заманча төбәкләренең берсе дип санаган Гуттеришка хөрмәт йөзеннән чапан белән түбәтәй кидерткәннәр. Кыскасы, Казан тагын бер кабат үзенең иң авыр чакта терәк булырлык җир икәнлеген раслап күрсәтте.
Мондый дөньякүләм вакыйгалар янәшәсендә башка төрле проблемалар бик кечкенә, вак булып күренә башлый.Бу тормышта чишеп булмый торган бер генә проблема да юк икәнлеген белеп, hәр көнебезгә сөенеп яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!









