Студиябезнең бүгенге кунагы – филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова. Без аның белән энциклопедист-галим, мәгърифәтче Каюм Насыйри шәхесе, хезмәтләре турында әңгәмә корабыз. 2025 елда галимнең тууына 200 ел була.