Казан шәһәренең «Чулпан» мәдәният үзәгендә Актаныш районы “Якташлык» җәмгыяте тарафыннан “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз”, дип исемләнгән махсус хәйрия концерты булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Концертта танылган йолдызлар белән Актаныш районы сәнгать осталары чыгыш ясады. Оештыручыларның максаты- махсус хәрби операциядәге солдатларыбызны җиңүгә рухландыру, аларны кирәк-яраклар белән тәэмин итү. Хәйрия концертының махсус кунагы-«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырлы-биюле яңа программасы белән тамашачыларны әсир итте, кичәне ямьләде. Тамаша залында утыручы халыкка мөрәҗәгать итеп, Хәйрия концертын оештыручы Казандагы Актаныш якташлык җәмгыяте җитәкчесе Вәсим Вахитов, Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов исеменнән барлык сәнгать осталарына һәм тамашачыларга олы рәхмәтен белдерде, һәм илебез мәнфәгатьләрен яклап ут эченә киткән егетләрнең исән-сау җиңеп кайтуларын теләде.
Татарстанның Халык артистлары Асаф Вәлиев, Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган артистлары Лилия Муллагалиева, Илгизәр Исламов, шулай ук башка сәхнә әһелләре тамашачыларның күңеленә үтеп керерлек җырлары, нәфис сүзләре белән яңадан-яңа уңышларга рухландырып бик эчтәлекле ял киче бүләк итте. Татарстанның атказанган артисты, заманында, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты булып эшләгән Фәрит Мирзануровка,70 яшьлек юбилее уңаеннан, иҗади уңышлары өчен, зур бүләк тапшырылды.
Фәннур Хәсәнов, Данил Жданов Татарстан яңалыклары.









