Башкалабыз Казанда бүген һәм иртәгә мөселман уку йортлары мөгаллимнәренең 13 нче Бөтенроссия форумы уза. Аның төп темасы – «Россия мөселманнарының традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр». Әлеге чара Россия ислам институты тарафыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән берлектә үткәрелә.
Быел Форумда 500дән артык мөгаллим, халыкара ислам белем бирү үзәкләреннән делегация вәкилләренең катнашуы көтелә.
Ел саен узучы форум ислам мәгарифе белән бәйле көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу мәйданчыгы булып тора. Бүген форумның беренче көнендә мәчет каршындагы курсларда, мәчетләрнең үзләрендә һәм мөхтәсибәтләрдә кулланыла торган тәҗрибә үрнәкләре тәкъдим ителә, ә икенче көнне фикер алышуда мәдрәсә һәм ислам югары уку йортлары мөгаллимнәре катнаша.









