Казанда Төркия Республикасы оешуга 101 ел тулу уңаеннан танатаналы кабул итү булды. Халыкара чарадан Мөршидә Җиһан репортажы.
Төркия Җөмһүрияте көне 1923 елдан бәйрәм ителә. Тантаналы чара Мостафа Кемал Ататөрк һәм Республика кору юлында шәһит киткән сугыш корбаннары истәлегенә, бер минут тынлык белән башланды.
Төркия Җөмһүрияте президенты Рәҗәп Тайип Эрдоганның мәмләкәтләреннән читтә яшәүче төрекләргә юллаган видеомөрәҗәгатендә дә бәйрәм тәбрикләвеннән тыш шул ук фикер ассызыкланды.
Рәсми өлештә Дәүләт Советы рәтиисе урынбасары Юрий Камалтдынов Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлауларын укыды. Тантаналы кабул итү чарасында республиканың күп кенәкүренекде эшлеклеләре катнашты.
Чыннан да сәүдә-икүтисади, мәдәни -гуманитар мөнәсәбәтләрнең нигезе елдан ел ныгый.









