Рус халкының “Калинка” җыры белән Төркиянең тынлы музыка кораллары төркеме арасында нинди бәйләнеш бар? “Алтын мөгез” нәрсәне аңлата? Әлеге сорауларга Мөршидә Җиһан ачыклык кертер.
Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында “Golden Horn Brass” Төркия тынлы квинтетының һәр чыгышы әнә шулай алкышларга күмелде. “Калинка”дан тыш тамашачы хозурына “Катюша” көе дә тәкъдим ителде. Казанны бик ошаттык икенче килгәндә Салих Сәйдәшев музыкасын да өйрәнеп киләбез ди төркем җитәкчесе Бегүм Гөкмен.
Әнә шулай аралашу өчен бик гади дә булып чыкты “Алтын мөгез” төркеме. Коллективның исеме татар теленә нәкъ шулай тәрҗемә ителә. Әлеге исем тынлы җиз уен коралларының сәхнә утларыннан балкышы һәм Истанбулдагы данлыклы Алтын Мөгез култыгы белән бәйле.
Төркиянең «Ел камера музыкасы төркеме ” исеменә лаек булучылар әлбәттә сынатмады.
Әлеге зәвыклы концерт Төркия Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы тарафыннан оештырылды.
Угур Йылмазбилгеләп үтүенчә музыка төрле милләт вәкилләренә үзара аңлашуга, уртак тел табуга ярдәм итә, берләштерә.
Мөршидә Җиһан, Николай Осуховский Татарстан яңалыклары









