31 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан турыдан-туры эфирда театр директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева белән әңгәмә корып алырбыз.
Театр сөюче тамашачылар өчен тагын бер яңалык! 4 ноябрьдә, Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин үзенең юбилей кичәсен билгеләп үтәчәк. Бу көнне тамашачылар хозурына яңартылган “Умырзая” спектакле тәкъдим ителәчәк. Шушы һәм башка яңалыклар турында тапшыруыбызның икенче өлешендә булачак әңгәмәдән белә алачаксыз. Ул 7 сәгать 10 минутта башланып китәчәк.










