“Яңа исем” иҗат лабораториясе турында күпләрегезнең инде ишеткәне бардыр, чөнки безнең дә берничә тапкыр әлеге проектны үзебезнең тапшыруларда яктыртканыбыз булды. “Яңа исем” лабораториясе ул – яшь язучылар өчен осталыкны, белемне арттыру, танылган язучыларыбыз белән аралашу, алардан файдалы киңәшләр ишетү, күренекле әдипләребезнең туган якларын күрү һәм танылу мөмкинлеге. Бүген шушы проектның икенче сезоны турында сөйләшербез. Моның өчен студиябезгә язучы, журналист, “Мәгариф”, “Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире, лабораториянең оештыручысы һәм җитәкчесе Гөлүсә Закирова, шулай ук проектта катнашучы яшь язучылар Ихтыяр Кыямов белән Айзилә Билалованы чакырдык. Тапшыруыбыз күңелле әңгәмә, шәкертләрнең матур әсәрләре белән үрелеп барыр, шуңа безнең дулкыннардан аерылмагыз.