Иртәгә, 2 нче ноябрьда, скрипкачы, дирижер, композитор, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының маэстро һәм киңәшчесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровның туган көне.
Ул бар яшәешен, иҗатын татар мәдәниятын үстерүгә багышлаган кеше. Әтисе аңа 5 яшендә кулына скрипка тоттыра. Бүген дә күпчелек чарада аның скрипкасы моңлана. 80 яшьлек гомер үрендә, Фоат Әбүбәкеровның тормыш баскычларын белән тапшыру аша таныша аласыз.









