«Ноябрь башында Үзәк Россиядә, Черноземьеда, Югары һәм Урда Иделдә, Идел-Нократ төбәгендә, Урта һәм Поляр Уралда, Көнбатыш Себернең төньягында һәм көнбатышында көчле кар явачак», – дип сөйләде метеорологлар.
Шуңа күрә, бары тик илнең иң көньяк төбәкләре генә көз ареалында калача, дип искәртә синоптиклар.
Баштарак «Татар-информ» республиканың Гидрометеорология үзәге Татарстанда һава торышының җитди начараюы турында кисәтүен язган иде. Аерым алганда, якын көннәрдә республика юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.









