Татарстанда 15 процентка үпкә ялкынсынуы белән авыручылар арткан. Еш кына үпкә ялкынсынуы белән кечкенә балалар – ике яшькә кадәр һәм 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр авырый. Шул ук вакытта салкын тиеп һәм грипп белән авыручылар 29 процентка кимегән.
Грипп һәм эпидемиология белгечләре авыручыларның артуын ноябрь ахырына фаразлыйлар. Һәм алдан профилактик чаралар күрергә киңәш итәләр.









