Шәһәр кешеләре өчен концертлар һәм күргәзмәләр, этнографик диктант һәм иҗади конкурслар әзерләделәр.
Чаралар шәһәрнең мәдәният йортларында, китапханәләрдә, спорт оешмаларында 10 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Бүген 1 нче ноябрьдә бәйрәм чаралары Сәет Галиев исемендәге Мәдәният сараенда башлана. Иртәгә 2 нче ноябрьдә Халыклар дуслыгы йортында теләге булган һәркем «Зур этнографик диктант» акциясендә катнаша ала. 4нче ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Безнең йорт – Татарстан» фестиваленең гала-концерты була. Бәйрәм чараларына рәхим итегез.









