Хөрмәтле радиотыңлаучылар, якты уйлар, зур өметләр белән яңа эфир көнебезне башлап җибәрәбез. Тапшыру балаларның да, өлкәннәрнең дә яртакан әдибе, Татарстанның халык шагыйре, республикабызның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Абдулла Алиш исемендәге һәм Ганс Христиан-Андерсен исемендәге халыкара премияләр лауреаты Шәүкәт Галиев иҗатына багышлана. Хәзер сезне аның шигырьләрен һәм аларга язылган җырлардан төзелгән әдәби-музыкаль композиөия тыңларга чакырабыз. Шигырьләрне Тәлгать Хаматшин укый.