ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, журналист, язучы Дания Гайнетдинованың якты истәлегенә багышлана.
22 октябрь көнне без хезмәттәшебез, үзенең 30 елдан артык гомерен Татарстан радиосына багышлаган шәхес, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин кызы Гайнетдинованы соңгы юлга озаттык. Шул көннәрдән соң байтак вакыт үтсә дә, Дания апабыз бер генә көнгә дә истән чыкмый. Күңел барыбер аны көтә, юксына. Бүгенге тапшыруда без тагын бер кат аның якты рухын искә алырбыз. Моннан 2 ел элек, ул үзенең 70 яшьлек юбилеен каршы алган көннәрдә без аның белән Татарстан радиосы студиясендә җылы әңгәмә корган идек. Хәзер шушы тапшыруны кабатлап тыңларга тәкъдим итәбез.










