Атналык күзәтү.
Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммитын оештыру югары дәрәҗәдә узды. Татарстан тагын бер кабат иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле булуын исбатлады.
Бу атнада Мәскәүдә чит илләрдә яшәүче ватандашларның VIII Бөтендөнья Конгрессы узды. Чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез белән элемтәләр турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сөйли.
Бүген – шимбә булса да, күп кеше хезмәт урынында. Ә киләсе атнада 3 кенә эш көне. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган бәйрәм көне булып санала. Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чаралары кичә үк башланып китте.
8-10 ноябрьдә «Татарча диктант» бөтендөнья мәгариф акциясе узачак.