Бүген – 4 ноябрь илебездә Халыклар бердәмлеге көне.
Бүгенге тапшыруыбызда сезне шушы күркәм бәйрәм хөрмәтенә багышланган “Мәңгегә бергә” дип аталган әдәби-музыкаль композиция тыңларга чакырабыз. Без аны илебездә яшәүче төрле халыкларның шагыйрьләребез тарафыннан тәрҗемә ителгән шигырьләреннән, җырларыннан һәм илебезгә, дуслык-туганлык, бердәмлек төшенчәләрен данлаган әсәрләрдән төзедек.










