Сезне илкүләмендә билгеләп үтелә торган бәйрәм – Халыклар бердәмлеге көне белән ихластан тәбрик итәбез! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, имин тормыш, күңел көрлеге телибез!
Сезгә инде мәгълүм. Быел Татарстан радиосында “Күрше хакы” дигән тапшырулар циклы чыгып килә. Без аны ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерлибез. Бүгенге матур, тирән мәгънәле бәйрәм көнендә без әлеге проектта катнашкан каһарманнары бер тапшыруга җыярга булдык!










