Кичке чыгарылыш
Бүген илебездә Халыклар Бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. Россия Федерациясе Президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров округта яшәүче күп милләтле халыкларны бәйрәм белән тәбрик итте.
Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика халкына Мөрәҗәгать белән чыкты.
Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы юллады.