Инде менә ике елдан бирле ул махсус хәрби операциядә катнаша, алдынгы сызыкта бара. Раил — намуслы хезмәте өчен рәхмәт хатлары, грамота һәм оборона министрлыгының “Хәрби батырлыгы өчен” дигән беренче дәрәҗә медале иясе.
Раил Хәеров Заготзерно бистәсеннән. Гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Каратун урта мәктәбен тәмамлагач, ул Апас аграр көллиятенә укырга керә. Югары белемле булу максатыннан, Казан дәүләт аграр университетына урнаша. Раил, хәрби хезмәтнең мөһимлеген аңлап, армия сафларына китә. Воронеж шәһәрендә хезмәт итеп кайта. Аннары аграр университетта укуын дәвам итеп, биредә механик һөнәрен үзләштерә.
Раил «Пятнашка» ирекле батальонының штурм группасы командиры булып хезмәт итә. Ул рәхмәт хатлары, грамота белән бүләкләнә. Һәм оборона министрлыгының “Хәрби батырлыгы өчен” дигән беренче дәрәҗә медаленә ия була.
Ул туган ил азатлыгы, иминлеге өчен күп көч куя. Авыр чакларда һәрвакыт дусларына ярдәм кулын суза. Туган иленә, туган халкына батырлык, тугрылык, каһарманлык үрнәге күрсәтә.
Гөлназ Вәлиева, Чулпан Сабирова, Татарстан яңалыклары, Апас районы.









