Быел безнең ут күршеләребез – милли мәгариф үзәкләренең берсе булган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе тарихында зур вакыйга булды. Ишегалдында өр-яңа өстәмә бина төзелде. Өй туе белән котлап, бүгенге тапшыруны шушы яңа бинадан әзерләдек. Гимназия буйлап экскурсиягә рәхим итегез! Экскурсоводыбыз – гимназия директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин.