Бөек шагыйребез Габудулла Тукай мәркәзебезне зурлап, «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» дип язып калдырган. Бүгенге тапшыруда без милләтебезне бүгенге көндә данларга сәләтле яшьләр турында сөйләрбез. Аларны бергә туплый торган, кыю фикерләрен тормышка ашырырга ярдәм итә торган чаралар аз түгел. Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган милли проектлар югары нәтиҗәле булулары белән аерылып тора.









