Фоат Әбүбәкеров әсәрләре (80 яшь).
Скрипкачы, дирижер, композитор, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеров үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Безнең тыңлаучыларыбызга Фуат ага Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оркестры белән озак еллар җитәкчелек иткән дирижер, спектакльләргә, кинофильмнарга язылган музыка һәм җырлар авторы буларак билгеле. Концертыбызны ул язган һәм дирижерлык иткән әсәрләрдән төзедек.