Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар!Гадәттәгечә татар матбугатының нинди темаларны алга сөрүләре белән таныштыруны дәвам итәбез.
Россиялеләр үзебездә, шулай ук чит ил банкалары hәм валюта алыштыру пунктларында доллар кабул итү белән авырлык кичерә, дип яза “Шәхри Казан” газетасы. Баксаң хәзер безнекеләр ял итәргә күнеккән Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Таиланд, Мисыр кебек илләрдә долларның яңаларын гына алалар икән. Хәер, мондый проблема былтыр ук барлыкка килгән иде инде. Ә быел исә ул тагын да катлаулана гына төшкән- хәзер зәңгәрсу төстә булмаган долларларны үзебезнең илдә дә алыштырмыйлар.Бу язма белән танышканда күпчелек газета укучылар:”Шөкер, атым юк урамда- кайгым юк буранда” дигәндер. Чөнки шул күпчелекнең акчасы долларга түгел, очын-очка ялгарга гына җитә шул.
Баллы, татлы, үзебезнеке! Халкыбызның милли сые саналган чәкчәк бу арада дөнья күләмендә танылды БРИКС саммиты кунакларын каршылаганда безнең Рәисебез Рөстәм Миңнеханов кына да аны көненә әлләничә мәртәбә авыз итәргә мәҗбүр булды. Чәкчәкне ничек әзерлиләр, аны әзерләүнең аерым серләре бармы, чәкчәкне күп итеп ашарга ярыймы? “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе әнә шундый баллы сорауларга җавап эзләгән. Безнең халыкта тик торганнан гына “Кунак килсә ит пешә, ит пешмәсә- бит пешә” димәгәннәр бит. Шөкер, бу юлы да бит пешәрлек булмады дип сөенәбез.
Элек күпчелек әби-бабйларның, пенсия яшенә җиткәч, бер генә шөгыле кала иде-оныклар карау. Заманалар үзгәрде- мәш килерлек оныклар да бик тансыкка гына калды , әби-бабайлар да икенчегә әйләнде. Бу уңайдан “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе олыгайган көннәрендә үз hөнәрләрен ташлап, бөтенләй икенче эшкә урнашучы пенсионерлар белән сөйләшкән. Хөкүмәт тик торганнан гына арттырмады инде пенсиягә чыгу яшен- җимертеп эшләрлек, икенче сулышы ачылырлык кешегә пенсиясе шул иш янына куш булсын өчен генә кирәк булып чыга.
Кыш якынлашканда газета журналистының Татарстанда юлларның карлы-буранлы көннәргә әзерме дигән сорауга җавап эзләве табигый. Меңнән артык техника, меңәрләгән тонна тоз-ком катнашмасы инде бүгеннән әзерләп куелган икән. Шул кайгыртулы юлларда исән-имин йөреп торырга язсын иде дип бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!









