Бүген игътибарыгызга «Ватанпарвәр» дип исемләнгән сәхифә тәкъдим ителә. Без бу сәхифәләрдә Татарстанның үткән юлын яктыртабыз, республикабызның, татар халкының сугышчан җиңүләргә керткән өлешен бәян итәбез. Утлар сулар кичкән сугыш каһарманнары, көнне-төнгә ялгап тылда эшләгән ватандашларыбыз, балачаклары, яшүсмер чорлары авыр елларга туры килгән кешеләр белән таныштырабыз.
Менә бүген дә без Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзеннән зур өлеш керткән легендар милләттәшебез, разведчик, партизаннар бригадасы командиры Даян Мурзин турында сөйләрбез. Татарстанның йөз аклыгы булган, Җиңү елязмасына якты бер сәхифә булып кергән олы шәхес турында. Сөләп кенә калмыйча, аның үз тавышын да ишетәчәкбез.










