Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Безнең йорт – Татарстан» республика этно мәдәни фестиваленең гала-концертында булды. Тантана Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды.
Татарстан 2023 ел йомгаклары буенча төбәкләрнең илкүләм рейтингында лидерлык позицияләрен саклап кала алды. Татарстан Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан соң, өченче урында тора. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде.
Татарстанның чигелгән картасын республика Милли музее фондларына тапшырылды. Картаны узган ел республика районнары осталары бергәләп ясаган. Картада Татарстан районнарының мәдәни үзенчәлекләре чагылдырылган.
Көндезге чыгарылыш
Зәйдә «Чулман арьягыннан госпитальләргә ярдәм» төркеменнән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөк җибәрелде. Гадәттәгечә, зур йөк машиналарын Җиңү бульварыннан озаттылар. Бу юлы ярдәм хәрби госпитальләр өчен каралган.
Ноябрьдә Казан халкы өчен вакансияләр ярминкәләре һәм эш бирүчеләр көннәре оештырыла. 13 ноябрьдә мәшгульлек үзәгенең Киров һәм Мәскәү районнары филиалында Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча вакансияләр мини-ярминкәсе уза.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Республика суд приставлары идарәсе җитәкчелеге бүген, 5 ноябрьдә бергәләп гражданнарны кабул итүне оештыра. Чара көндезге сәгать икедән дүрткә кадәр кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында, Казанның Карл Маркс урамы, 61 йорт адресы буенча уза.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен аерым кешеләргә, оешмаларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика Хөкүмәте Йортында Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашында 2024 елда физик затларның милек салымнарын түләү мәсьәләләре буенча брифинг узды. Республика халкына 2 млн 412 мең мөрәҗәгать җибәрелгән.
Татарстанда яшәүчеләр транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча социологик сораштыруда катнаша алалар. Сораштыруны 15 ноябрьгә кадәр «Росавтотранс» оешмасы үткәрә.