Мәктәп ашханәсенә укучылар яратып йөрсен өчен нидән башларга?
Кукмара районының 3 нче урта мәктәбе – районда 2 сменада эшләүче бердәнбер уку йорты. Биредә 1000нән артык бала белем ала. Актив уку барышында мәктәп ашханәсе укучылар һәм укытучылар өчен еш йөрү урынына әверелә, анда тәҗрибәле пешекчеләр эшли, алар һәр ризыкны тәмле генә түгел, ә файдалы да булсын өчен тырыша.
Мәктәп пешекчесе гади һөнәрләрдән түгел. Аларның буш вакыты бөтенләй юк диярлек. Ашхашә биредә иртәнге 6-дан эшли башлый. Шуның өчен, барысын да күзәтеп өлгерергә кирәк. Энҗе Мөбәрәкшина — повар. Мәктәп ашханәсендә 8 елга якын эшләсә дә, бу һөнәргә ул 30 ел элек килгән.
Мәктәптә туклану яхшы һәм тәмле булырга тиеш, ди Гөлназ Хәбибрахманова. Бу Мәктәпкә 8 ел элек килгән. Элек бу ашханәдә мөмкинлекләр башкача иде, ди.
Мәктәп директоры сүзләренә караганда, тиздән бу ашханәдә бераз иркенрәк була. Чөнки биредә яңа мәктәп төзелә.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов, Татарстан яңалыклары, Кукмара районы.









