Бүген Галиәсгар Камал исемендәге театрда премьера. Пьесаны, танылган совет татар язучысы, шагыйрь, драматург Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» әсәренә нигезләнеп, яшь драматург Энҗе Гыйззәтова язган. Мәхәббәт турындагы тарихны ГИТИС режиссерлык факультетын тәмамлаган Әскәр Галимов куйган. Яңа буын иҗатчылары заманча караш, яңа мәгънәләр тәкъдим итә. 1930 нчы елларда иҗат ителгән “Тапшырылмаган хатлар” повесте дөньяның 40 тан артык теленә тәрҗемә ителгән. Спектальгә килүче тамашачы бер сәхнәдә төрле буын артистларын күрә ала. Премьера Камал театрның легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә багышлана, 7 ноябрдә аның тууына 90 яшь.









