Буа районының Татар Биморзасы авылында, иске мәчет торгызылып, анда юлчыларга намаз уку һәм ял итү урыны булдырылган. Авыл аша Казан – Ульяновск юлы уза. Әлеге уңайлылык автомобиль йөртүчеләр гозере буенча да гамәлгә ашырылды.
Татар Биморзасында ничә еллар буш торган мәчет бинасы бүген танымаслык үзгәргән. Тыштан зәвыклы итеп тышланган. Эчендә җылы су белән юыну, җылытылган идәнле намаз уку бүлмәләре җиһазланган. Юлчылар өчен әйтеп бетергесез уңайлы. Йомыш белән Ульяновск шәһәренә баручы Альберт Омәров һәм аның юлдашы бирегә намаз укырга туктаганнар. Егетләр биредә бик җайлы булуын әйтәләр.
Татар Биморзасы авылы бер урамлы гына. Туксан җиденче елларда кул астындагы материалдан төзелгән мәчеткә соңгы елларда йөрүчеләр булмаган, диярлек. Ул нигездә юлчылар мәнфәгатен кайгыртып яңартылган. Мәчетне сафка бастыруга районның, хәтта Ульяновск өлкәсенең дин әһелләре дә, эшмәкәрләр дә ярдәм иткән.
Якын киләчәктә мәчеткә газ кертеп, анда юлчыларга тамак ялгау өчен кечкенә ашханә булдыру турында уйлыйлар.
Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары









