Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән зур өлеш өчен аерым кешеләргә, оешмаларга дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Республика Хөкүмәте Йортында Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин катнашында 2024 елда физик затларның милек салымнарын түләү мәсьәләләре буенча брифинг узды. Республика халкына 2 млн 412 мең мөрәҗәгать җибәрелгән.
Татарстанда яшәүчеләр транспорт хезмәте күрсәтүнең сыйфатын бәяләү буенча социологик сораштыруда катнаша алалар. Сораштыруны 15 ноябрьгә кадәр «Росавтотранс» оешмасы үткәрә.
Көндезге чыгарылыш.
Бүген Татарстан Конституциясе көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына мөрәҗәгать итте.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халкын Татарстан Конституциясе көне белән котлады. Ул 32 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә, Югары Совет депутатларының бертавыштан республиканың Төп Законын хуплап, тавыш бирүен билгеләп үтте.
Татарстан Рәисе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының яңа бинасы төзелеше барышы белән танышты. Ул театр бинасы янындагы территорияне карады.
Кичке чыгарылыш.
Бүген – Татарстан Конституциясе көне.
Рөстәм Миңнеханов Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев белән очрашты.
Татарстан Рәисе Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узганда төзелеш эшләренең барышын тикшерде.