Сәлам, дуслар! Бүген безнең “Яшьлек аланы” җырга, моңга бай булачак. Чөнки без аны без яраткан җырлар авторы, сөекле композиторыбыз Сара Садыйкова әсәрләерннән төзедек.
Сара апабызның җырлары- беркайчан да картаюны белми торган яшьлек җырлары. Башта аларны безнең әби-бабаларыбыз җырлаган, аннары алар безнең әти-әниләрнең күңелләрне яулаган, хәзер инде без кабул итеп аллдык. “Җырлы яшьлек” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында без композиторның җырларын яшь буын җырчылар башкаруында тыңларбыз.